Красный Октябрь – өч торак пунктның үзәге

2017 елның 1 июне, пәнҗешәмбе

 Красный Октябрьдә халык сәламәтлеген 33 еллык стажы булган фельдшер Мария Полякова  һәм Елена Темникова саклый. 

 

 

 

- Авылның төп халкы белән эшләү җиңел, килгәннәр белән авыр. 131 кеше диспансеризация үтәргә тиеш, шуларның 3 се үтәргә теләми.   42  инвалидның, 22 се соц.пакеттан баш тартты дип-, сөйләп китте    ФАП мөдире Мария Полякова. – Бездә пациентларга беренче ярдәм күрсәтү һәм карау өччен бөтен  оборудованиедә бар. Район үзәк хастаханәсе дә зур ярдәм итә. Аеруча да участк врачы Нурия Билалова һәм медсестра Светлана Шумковадан. Безнең ФАПта 40 ел  акушерка булып Валентина Скокова эшләде. Ике атна элек аны Казанда РФ грамотасы белән бүләкләделәр.. 

Мария Полякова инде пенсия яшендә, аның урынна кайтырга белгеч бар, ул әле укый.

Сәламәт яшәү рәвеше турында АҖ кайгырта. Краснооктябрьлеләрнең үрнәге бар. Бу авылда 92 яшьлек  Анастасия Петровна Нестерова яши. Ул 2, 3 дәрәҗә  «Ана даны» исеменә лаек. Алар 8 бала тәрбияләп үстерделәр. Үзе гомере буе ипи пешерүче булып эшләгән. Бүгн дә әле ул яшелчәләр утырта.

Үткән ел 12 кеше үлгән, 3 кеше туган. Әле бер хатын-кыз да авырлы түгел, димәк, туучылар күренми. 

Красный  Октябрь поселкы мактанычы

 

 

 

Красный Октябрь поселогы әле яшь, монда тарихи урыннар юк. Ә монда табигать һәйкәле бар һәм ул нинди! Коржинский  склоны –Татар Кама аръягы классик участогы. Фәнни әһәмияте бар. Моннан ташлар алу, көтү көтү тыела. Анда үзенчәлекле үсемлекләр үсә, алар Кызыл китапка кертелгән. Ике чишмә бар, халык аларның суыннан файдалана.

Поселкның төп мактанычы – ул кешеләр. Авылның тырыш халкы матур гына гомер кичерә, алардан яшь буын үрнәк ала. Авыл 47 ел мәктәптә рус теле һәм әдәбияты фәнен укыткан   Александра Филипповна  Шумкова яши.  Ул 14 яшеннән шигырьләр яза. Алар район газетасы битләрендә басылып чыга. 2017 нче елның февралендә ул “Балкыш” фестивалендә чыгыш ясады.

Валентина Александровна Трунова шул мәктәптә математика укытты. Ул бүген дә укучыларны БДИга әзерли. Ул картиналар чигә, аның 22 кулдан чигелгән картинасы бар. Аның бу картинасы район күргәзмәләрен бизи. 43 ел педагогик стажлы Татьяна Валентиновна Иванова да бар. Ул мәктәптә  «Фантазияләр копилкасы» түгәрәген җитәкли. Ул бик күп кызларны, малайларны үз куллары белән матур әйберләр ясарга өйрәтте. Аның фантазиясе искиткеч бай. 

Авылның киләчәге яшьләр кулында

 

 

 

Узган ел  поселкта биш туй булды, тик берсе дә авылда калмады. Авылда да яшәргә мөмкин, юллар әйбәт, урамнар яктыртыла, тик яшьләрне шәһәр кызыктыра.

 2016 елда җыелган самообложение акчасы кышын юлларны чистртуга          әм авылның су трубаларын төзекләндерүгә тотылачак.

Күп еллар авыл җирлеге башлыгы булып Лидия Сухорукова һәм Светлана Ерохина эшләде. Алар бу эшне җиренә җиткереп башкардылар. Хәзер бу эш көчле ирләр кулына күчте.

Краснооктябрь АҖ башлыгы булып Андрей Нестеров эшли. Халык аңа ышана, киләчәктә дә халык әйбәт яшәр дип яши.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International