Картлык буенча пенсия билгеләү

2017 елның 30 мае, сишәмбе

– 2015 нче елның 1 январеннән хезмәт пенсиясе ике өлештән: иминиятләштерү һәм җыелып баручыга бүленгән иде. Иминиятләштерү пенсиясенә өч фактор тәэсир итә, берсе- иминиятләштерү стажы  күләме,пенсиягә чыкканчы хезмәт хакы, пенсиягә чыгу яше.  

Җыелып баручы пенсия 1967 нче елдан соң туучыларга гына билгеләнә.  2016 нчы елның 1 январенә кадәр гражданин  иминиятләштерү һәм җыелып баручы пенсия алуны үзе хәл итә иде. Әгәр иминиятләштерүне генә сайласа, бөтен эш бирүче түләгән взнослар иминиятләштерү пенсияясе счетына күчеп барачак.

– Эш хакы “ак” булырга тиеш, моннан сезнең киләчәктә күпме пенсия алачагыгыз билгеләнә.

Әгәр сез пенсиягә шушы елларда чыгасыз икән, пенсия күләмен билгеләгән вакытта ПФР белгечләре сезнең 2002 нче елның 1 январенә кадәр һәм аннан соңгы иминиятләштерү стажы белән кызыксыначаклар.

Беренче чиратта, кешенең 2001 нче елның 30 декабренә кадәрге хезмәт стажы һәм эш хакы бәяләнәчәк.  (до вступления в силу Федерального закона №173-ФЗ). Зачёт өчен теләсә кайсы рәттән килүче биш ел исәпләнәчәк. Пенсиягә китүче файдасына 2000-2001 нче еллардагы максималь эш хакы алыначак.

2002 нче елның 1 январеннән иминиятләштерү взносы  расчётка алыначак: алар күпме күп булса, пенсия күләме дә югары булачак.  

Стаж һәм 2002 нче елга кадәрге эш хакы – пенсия капиталының бер өлеше генә. 2002 нче елдан 2006 нчы елга кадәр күчкән иминиятләштерү взнослары- икенче өлеше.

– Иминиятләштерү взносы – эш бирүче түли торган взносмы?

– Әйе.  Гражданин мәҗбүри пенсия иминиятләштерүенә регистрация үтү белән, аның ПФРда  счеты ачыла. Иминиятләшкән кешегә яшел  пластик карточка – СНИЛС бирелә. Бу счетта кешенең хезмәт юлы: стажы, эш хакы, эш бирүче түләгән взнослар җыела бара.

Бу кешенең “ак” хезмәт хакы булганда шулай эшләнә.

– 2002 нче елдан иминиятләштерү взнослары гына кирәк ,ә хезмәт стаж мөһим түгелме?

– Алай түгел, стаж  исәпләнә. 2017 нче елдан минималь эш стажы  8 ел. 2024 нче елда минималь стаж 15 ел булачак.

– Хезмәт стажа булмаган яисә  физик мөмкинлеге чикле кешеләргә нишләргә?

– Бу вакытта пенсия  социаль була: бу физик мөмкинлеге булмаганнарга билгеләнә. Билгеле инде, биш ел соңрак. Ирләр 65, хатын-кызлар 60 яштән ала..  2017 елда социаль пенсия күләме 8432 сум.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International