Татарстанлылар машина урыннарын шәхси милек итеп рәсмиләштерә башладылар

2017 елның 12 апреле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы  Росреестры идарәсендә агымдагы елның өч аенда 270 машина урыннарын үз артларына рәсмиләштерделәр.   

Бу эш 2017 нче елның 1 январеннан “Күчемсез милекне регистрацияләү” законы гамәлгә кертелгәч эшләнә башлады.   (ФЗ-218).

Шулай итеп машина урынын үз артларына рәсмиләштергән затлар бу урын белән үзләре теләгәнчә файдалана алалар: сатарга, бүләк итәргә һәм милек итеп тапшырырга.

Бу  җир асты машина кую урыннарында, күпкатлы йортларның  паркингларында булган җирләргә генә кагыла.

Машина кую урынын рәсмиләштергәндә кадастр инженерын чакырып , хокук алу өчен регистрацияләргә кирәк булачак. Учетка кую вакыты 10-12 көн.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International