Яз-җәй айлары җитү белән умарта тотучы күршеләреннән зарланучылар саны арта. Үткән елда ветеринария инспекциясенә шундый 7 зар керде. Госветинспекторлар тикшергәннән соң бу хуҗалыкларга беркетмә төзелде һәм штраф салынды.
Умарта корты чагу сәламәтлеккә файдалы, тик барлык очракта да түгел . Аллергиясе булган, өлкән кешеләр һәм балалар өчен корт чагу бик куркыныч. Шуны истә тотып дәүләт җитәкчелеге законга үзгәрешләр кертте.( Россиянең авыл хуҗалыгы Министрлыгының 19 май 2016 N 194 “Согласно правилам «Содержания медоносных пчел в целях их воспроизводства, выращивания, реализации и использования для опыления сельскохозяйственных энтомофильных растения и получения продукции пчеловодства» )
- кортларның исәбе һәм идентификациясе булырга тиеш;
- умарта оелары күршеләреннән 3 м ераклыкта булырга тиеш. Коймалар тыгыз һәм 2 метр биеклектә булырга тиеш. –
-ике умарта оясы 100 м² мәйданда урнашырга тиеш;
-умарта белән эшләгәндә төтен чыгарып эшләргә кирәк ;
- торак пунктларда тынычрак бал кортларын асрарга киңәш ителә (Башкорт, Карпатпородалары)
-Кортларны да чирләре булмасын дип тикшереп торырга кирәк
Татарстан Республикасы
Министрлар Кабинетының Госветинспектор территориаль бүлеге
Инспекциясе баш ветеринария бүлеге җитәкчесе
А.П.Ульянов