10 апрельдә Дуслык Йортында “ Тукай туган көн белән безгә яз килә” дигән темага әдәби бәйрәм оештырылды

2017 елның 11 апреле, сишәмбе

10 апрельдә Дуслык Йортында “ Тукай туган көн белән безгә яз килә” дигән темага әдәби бәйрәм оештырылды. Чарага гимназиядән балалр килде. Оештыручылар Тукай иҗатына багышланган күргәзмә ясаганнар, балаларга аның иҗаты буенча  электрон  презентация күрсәттеләр.    

    Үзенең чыгышында Дуслык йорты җитәкчесе Латыпова Г.М. балаларга Тукай әсәрләрен укырга тәкъдим итте, чөнки Тукай иҗаты безнең милләтебезнең йөзек кашы, бик күп язучылар аның үрнәгендә иҗат иткәннәр, туган телне яратырга уөрәткәннәр. .

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International