РФ ның Налог кодексы нигезендә налог түләүче – физик затлар һәр елны 1 декабрьгә кадәр милек өчен налог: транспорт налогы, җир һәм шәхси милек өчен түләргә тиеш.
Шулай да 30.03.2017 кадәр налог түләү буенча район халкының 179 730 сум бурычы бар. 15 авыл җирлегенең дүртесендә бурычлылар бар: Акъяр, Архангельский, Буревестник һәм Зирекледә. 8 АҖ бурычлылар 1-2 кеше. Краснооктябрь АҖдә 4 кеше налог түләү буенча 14 209 сум, Черемуховода – 5 кеше 12 027 сум бурычлы. Иң күп бурычлылар Яңа Чишмә АҖ дә– 100 534 сум, бу барлык сумманың 56% . Агымдагы елның беренче кварталына бурыч 9 326 сум.
Җир налогы буенча районда бурыч 395 418 сум. Җир налогы өчен түләмәүчеләр Акъяр һәм Акбуре АҖ генә юк. Краснооктябрь АҖ 2 кеше 3 309 сум, Архангельский һәм Шахмай АҖ 3 физик зат 5 002 сум бурычын түләмәгән. Тубылгытау АҖ 6 кеше 8 546 сум түләмәгән, беренче кварталда АҖ налог түләтү өчен бернәрсә дә эшләмәгән. Зирекле АҖ 11 бурычлы кешенең беренче кварталга берсе генә түләмичә калган. Ленино АҖ 8 нең берсе әле дә түләмәгән. Иң күп бурычлылар Черемухово һәм Яңа Чишмә АҖдә. Черемухово АҖдә 142 133 сум бурычның беренче кварталга 60 836 сумы калса, Яңа Чишмә АҖ дә 171 936 сум бурычның 13 658 сумы гына бары 7,9% түләнгән.
Налог түләмәүчеләргә тиз арада налогларын түләргә киңәш итәбез, югыйсә пене артачак.