Яңа Чишмәдә «Без бергә» фестивале узды.

2017 елның 10 апреле, дүшәмбе

Үткән җомгада Яңа Чишмә МЙда «Без бергә», Республика Фестиваленең  район туры узды.

РМЙ  фойесында кунакларны кулдан эшләнгән әйберләрдән ясалган күргәзмә каршы алды. Җирле осталар агачтан, кәгазьдән ясалган әйберләр, кулдан чигелгән, тегелгән, бәйләнгән әйберләр ясаганнар. Матур итеп ясалган күргәзмә бәйрәм кәефе тудырды.

Барлык катнашучылар да милли костюмнардан иде. Күзләрне татар, рус, чуваш, әрмәне, керәшен, украин милли киемнәре иркәләде. Укытучылар фестиваль символы булган кызыл тәк һәм орнамент төшерелгән ак блузкалар кигәннәр. Фестиваль  Татарстан халыкларының  3 съезды алдыннан үткәрелә, ул республикабыздагы халыкларның дус яшәвен чагылдыра.  

Икенче катта әйберләр күргәзмәсе янында милли ашлардан да күргәзмә оештырылган иде. Милли кием кигән кызлар килүчеләрне милли ризыклар белән дә сыйладылар.

Аннан соң укучылар килүчеләргә инде онытылып бара торган язулы яулыклар  күрсәттеләр. Аны ничек ясарга һәм ничек бәйләргә икәнен күрсәттеләр. 

Фестиваль концерт программасы белән дәвам итте. Өч сәгать буена тамашачылар  рус, татар, чуваш, керәшен, әрмән, үзбәк, украин халыкларының милли биюләрен карап, җырларын тыңлап рухландылар.     «Вокал-соло», «вокаль ансамбль», «хореография», «сәнгатьле сөйләм» номинация ләрендә  7 яшьтән 18 яшькәчә мәктәп укучылары катнашты. Барлыгы  100 катнашучы.  

Конкурска мәртәбәле   жюри бәя бирде, 12 иң әйбәт концерт номеры Чистаййда үтәчәк  зона этабына  барачак. .  

Чараны районыбыз эшмәкәрләре ярдәме белән оештырдылар . Аеруча да Любовь Гулькова, Шәүкәт Сабиров, Ришат Билалов, Яна Мингатина, Валентина Минаевага зур рәхмәт белдерәсе килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International