Оештыручы һәм укытучы Сагинян Наира, Дуслык йортында беренче әрмән телен өйрәнү якшәмбе көн дәресен үткәрде. Балалар дәрескә әти-әниләрен дә алып килгәннәр. Дәрес оешкан төстә үтте. Дуслык йортында әрмән диаспорасы почмагы ясарга карар кылдылар. Монда әрмән халкының көнкүреш әйберләре урнаштырылачак.
