2017 нче елның 7 апрелендә Мамадыш шәһәрендә Татарстан Республикасы хатын-кыз депутатларының "Мэрхэмэт-Милосердие" оешмасының "Межведомственное взаимодействие как эффективный фактор повышения результативности реализации социально-гуманитарных программ на примере Мамадышского муниципального района Республики Татарстан" темасына киңәйтелгән утырышы булды. Беренче көн тәртибе буенча Мамадыш районы башлыгы Иванов А.П. “Халыкның социаль тәэмин ителеше- барыбызның да уртак бурычы” доклады белән чыгыш ясады, аннан соң ТР Дәүләт Советының социаль сәясәте җитәкчесе урынбасары Воропаева Т.В "РФ гаилә кодексында ата-ана һәм балалар арасында мөнәсәбәтләр концепциясе” доклады белән чыгыш ясады. Өченче докладчы Баулы муниципаль районы хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Багижева С.Н. "Инвалид балалары булган гаиләләргә ярдәм итү” доклады белән чыгыш ясады. Чыгыш ясаучылар арасында безнең Яңа Чишмә районыннан район башлыгы урынбасары Попкова Н.И бар иде.Ул “Күп балалы гаиләләр һәм аларга ярдәм итү формалары” темасына доклад сөйләде.
Киңәшмәдә сөййләгәннәрдән чыгып , карарларны үтәүгә рекомендацияләр бирелде.