2017 нче елның 8 апрелендә УСЗ «Олимп» залында РСФСРның спорт мастеры Рәшит Әхмәтвәлиев истәлегенә багышланган милли көрәш буенча ачык турниры узды . Турнирны оештыручылар – яшьләр эшләре һәм спорт, туризм бүлеге, Гөлчәчәк Ахметвалиева, милли көрәш федерациясе һәм БЯСМ.
Чарада Әлмәт, Норлат, Чирмешән, Чистай һәм Яңа Чишмә районнарыннан 10 төрле авырлыктагы 108 көрәшче катнашты..
Көрәшне ачу тантанасында милли көрәш Федерациясе директоры Хайруллин Равиль Гарифуллович, РФ һәм ТР алты тапкыр чемпионы, ике тапкыр М.Җәлил исемендәге республика чемпионы, сигез тапкыр Яр Чаллы һәм республика районнарының абсолют батыры Габбас Ахмадиев, Татарстан горурлыгы, Универсиад -2013 чемпионы Нәфис Миннибаев, Ахметвалиевлар гаиләсе: Гөлчәчәк Гусмановна, кызы Румия, улы Рузиль, башка спорт мастерлары, Казан, Түбән Кама кунаклары катнашты. Ярышның спонсорлары: Сөләйманов Рифнур Хайдарович, Галимов Накип, Валеев Фаргат, Ахмадиев Габбас, Садыков Марат һәм Гөлчәчәк Ахметвалиева.
Ярышлар иртәнге 10 башланды, көн уртасында турнирны тантаналы ачу булды. Кискен көрәштән соң түбәндәге нәтиҗәләр билгеле булды:
35 кг кадәр.
I урын – Гарипов Артур (Әлмәт районы)
II урын – Гатин Равиль (Чирмешән районы)
III урын – Хасаншин Ильдар (Әлмәт районы)
40 кг кадәр.
I урын – Ганиев Ильназ (Әлмәт районы)
II урын – Раджабов Рубин (Әлмәт районы)
III урын – Насыбуллин Булат (Норлат районы)
45 кг кадәр.
I урын – Ахтямов Ильназ (Әлмәт районы )
II урын – Курганаев Артем (Черемшанский район)
III урын – Халиуллин Рузиль (Әлмәт районы )
50 кг.
I урын – Хасаншин Рафаэль (Әлмәт районы )
II урын – Нурминов Айнур (Чирмешән районы)
III урын – Асадуллин Нәфис (Чирмешән районы)
55 кг.
I урын – Гайнеев Дмитрий (Әлмәт районы)
II урын – Аглиуллин Тимур (Норлат районы)
III урын – Зубаиров Даниль (Әлмәт районы)
60 кг.
I урын – Милютин Тимур (Әлмәт районы)
II урын– Сафин Адель (Норлат районы)
III урын– Ковшенин Петр (Чистай районы)
65 кг.
I урын – Хоснуллин Рустем (Новошешминский район)
II урын – Зиннуров Зульфат (Чирмешән районы)
III урын Гарифуллин Ринат (Әлмәт районы)
75 кг.
I урын –Абдуллин Риназ (Яңа Чишмә районы)
II урын– Галявиев Ильнур (Чистай районы)
III урын – Халиков Рустем (Яңа Чишмә районы)
75 кг югары.
I урын– Давлетшин Амирхан (Чистай районы)
II урын– Зиннуров Ильнур (Норлат районы)
III урын– Гирфанов Ильфат (Яңа Чишмә районы )
Иң кечкенә катнашучы Суфиянов Адельне Закировлар гаиләсе бүләкләде, ә Хөснуллин Рөстәм Акъяр АҖ бүләгенә ия булды.
Турнирның абсолют батыры Чистай шәһәреннән Давлетшин Амирхан булды. Ул Әхмәтвәлиевлар гаиләсеннән сарык белән бүләкләнде.
Барлык җиңүчеләр дә медальләр, дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.
Районның яшьләр эшләре һәм спорт, туризм бүлеге исеменнән оештыручылар һәм катнашучыларга зур рәхмәт әйтәсе килә. Уңышлар