«Без сзламәт яшәү рәвеше алып барабыз” девизы астында бүген Авыл җирлекләре катнашында Җирле үзидарә көне уңаеннан үткәрелгән спартакиада булды. Ярышны районның яшьләр һәм спорт бүлеге БЯСМ белән берлектә үткәрделәр.
Спартакиадада барлыгы 14 команда 8 спорт төре буенча: гир спорты (ирләр), канат тарту, өстәл теннисы, турникта тартылу (ирләр), яткан җирдән гәүдәне күтәрү (хатын-кызлар), озынлыкка сикерү (ирләр, хатын-кызлар), бадминтон (ирләр, хатын-кызлар), йөзү (ирләр, хатын-кызлар ). Спартакиада алдыннан Яңа Чишмә районы Башкарма комитеты җитәкчесе Р.Р. Фасахов һәм районның яшьләр һәм спорт бүлеге җитәкчесе О. А. Лаврентьева барысын да бәйрәм белән котладылар, уңышлар теләделәр.
Кискен көрәштән соң һәр спорт төре буенча җиңүчеләр ачыкланды, алар командаларына уңыш китерделәр.
Иң әйбәтләр: урыннан озынлыкка сикерү - Логинов Евгений (Яңа Чишмә АҖ) һәм Попкова Ольга (Яңа Чишмә АҖ), турникта тартылу – Гибадуллин Раиль (Утяшкино), яткан җирдән гәүдәне күтәрү – Шакирова Зөхрә (Зирекле АҖ), өстәл теннисы – Артур Холин (Яңа Чишмә АҖ ) һәм Голикова Полина (Чебоксар АҖ), бадминтон – Раиль Гибадуллин (Утяшкино АҖ) һәм Нина Сердюк (Архангельский АҖ), йөзү – Алексей Чесноков (Яңа Чишмә АҖ ) һәм Ушенкина Марина (Утяшкино АҖ), гир спорты – Набиуллин Ильсур (Зирекле АҖ), канат тарту – Шахмай АҖ.
Командалар арасында җиңүчеләр 1 урын Яңа Чишмә АҖ, 2 урын – Утяшкино командасы, 3 урны – Зирекле АҖ.