Яңа Чишмә районында 1 апрельгә гражданнардан 2 млн. 765 мең сум самообложение акчасы җыелган.

2017 елның 7 апреле, җомга

Яңа Чишмә районында 1 апрельгә гражданнардан  2 млн. 765 мең сум

самообложение акчасы җыелган.  

Самообложение күләме  250 (Яңа Чишмә АҖ—иң түбәне) дән 500 сумга кадәр (алты АҖ).

 11 авыл җирлегендә акча тулысынча җыелган. Бераз гына Шахмай (96%), Черемухово (91%) һәм Краснооктябрь АҖ (85%) җыелып бетмәгән. Иң түбән күрсәткеч район үзәгендә 49,4%. Кем акча түләмәгән тиз арада түләсәләр әйбәт булыр иде. Җыелган акчага  республика дүрт тапкыр артык акча бүлеп бирәчәк. Бу акча референдумнарда әйтелгән эшләргә тотылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International