2017 нче елның 6 апрелендә Түбән Кама мәдният йорты базасында Регионара “Идел- Йорт” театр коллективлары фестиваленең сайлап алу туры узды. Тубылгытау МЙ "Нур" театр коллективы жюри хөкеменә Р.Хөсәиновның "Табылдык" трагикомедиясен тәкъдим итте. Бәяләүче жюри соствында Татарстан Республикасының әйдәп баручы театр артислары:
1. Князева Ульяна Никандровна, ТР атказанган артисткасы.
2. Каюмов Гафур Шакурович, жюри рәисе, смотр – конкурсны оештыручы.
3. Ибрагимов Альберт Хамзиевич, ТР атказанган артисты, РФ театр Союзы члены.
Мәртәбәле жюри яшь театрның эшчәнлеген югары бәяләде, үзенең киңәшләрен бирде. Соңгы нәтиҗә бөтен театр коллективлары куеп бетергәч булачак.