6 апрельдә авыл хуҗалыгы техникасының язгы кыр эшләренә ни дәрәҗәдә әзерлеге тикшерелде.

2017 елның 7 апреле, җомга

6 апрельдә авыл хуҗалыгы техникасының язгы кыр эшләренә ни дәрәҗәдә әзерлеге тикшерелде.

    ТР Авыл хуҗалыгы Министрлыгы җир эшкәртү бүлеге җитәкчесе  В.Л.Новичкова һәм ТР Авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү бүлегенең әйдәп баручы белгече, авыл хуҗалыгы идарәсе бүлеге белгечләре , җитәкчесе, Гостехнадзор, Россельхозцентр бүлеге белгечләре катнашындагы комиссия  авыл хуҗалыгы оешмаларын йөреп чыгып, аларның язгы кыр эшләренә әзерлеген һәм техника куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүләрен тикшерделәр.

     Комиссия тикшергәннән соң язгы чәчүгә әзерлекнең яхшы оештырылыуын билгеләде һәм аеруча да ныклап әзерләнгән хуҗалыкларны атады. Болар:  ООО Сэт иле Новая Шешма филиалы, ООО АФ Кулон, Козлова М.И. КФХсы, ООО Архангельский   КФХсы, Садыков М.Х КФХсы. Бу хуҗалыклар әзерлегенә 32 дән 37 баллга кадәр балл куелды ( барлыгы 40 балл) Инде язгы чәчү башланырга санаулы көннәр генә калып бара, булган кимчелекләрне бетереп , тырышып эшләргә кирәк булачак..

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International