Бүген ГАУСО ТР МТЗ һәм СЗ «КЦСОН «Кайгырту» белгечләре һәм Яңа Чишмә районы ЭЭБ нең балигъ булмаган балалар белән эшләү бүлеге инспекторы Киселева Т.М, Яңа Чишмә районы ТР ФКУУИИ УФСИН бүлегендә вазыйфа башкаручы өлкән лейтенант Хлопунов В.А. №2 ГАБОУ «Алексеевск аграр колледжы » Филиалында булдылар.
Социаль педагоглар: «Закон Республики Татарстан от 2010 г. № 71 –ЗРТ «О мерах по предупреждению причинения вреда здоровью детей, их физическому, интеллектуальному, психическому, духовному и нравственному развитию в Республике Татарстан» темасына группаларда эш оештырдылар. Чараның максаты: укучыларда хокук культурасын тәрбияләү булды.
Укучылар законнарны бозарга ярамавы, аларны үтәп яшәргә кирәклегенә төшенделәр.