Зирекледә Мидхәт Гарифович Газымовның иҗат кичәсе үтте

2017 елның 6 апреле, пәнҗешәмбе

Районыбызның танылган тарихчысы, җәмәгать эшлеклесе, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, унга якын китап авторы, патриот Мидхәт Гарифович Газымовның иҗат кичәсенә бик үкп кунаклар килгән иде. 

Мидхәт Гарифович агымдагы елның  январь аенда 75 яшьлеген билгеләп үтте. Аның хезмәттәшләре, Зирекле  лицее укытучылары аның хөрмәтенә иҗат кичәсе оештырырга уйлаганнар.

Чынлап та, аның бәйрәменә бик иҗади әзерләнгәннәр. Алып баручылар ның бөтен тормыш юлын сөйләп чыктылар, укучылар әдәби- музыкаль композиция күрсәттеләр. Билгеле инде котлаулар да бүләкләүләр дә шактый булды.

Юбилярны котларга район башкарма комитеты җитәкчесе  Ринат Фасахов, Татарстанның милли  музее  гендиректор, тарих фәннәре докторы Гөлчәчәк Назипова, Зирекле АҖБ Җәмил Гайфутдинов, СОМ заводы директоры Федор Бурчин, “Яңа Чишмә хәбәрләре” газетасы редакторы  Азат Мусин, РҮХ баш врачы Рафис Вафин, Халыкара татар конгрессының җирле башлыгы Камил Хайруллин,  Наил Лотфуллин, Шахмай һәм АКбүре авылларыннан  М. Газымов коллегалары һәм үзенең гаиләсе килгән иде. Алар аңа ныклы сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр.

Мидхәт Газымов килүчеләргә бик зур рәхмәтен белдерде һәм тәнендә көч булганда алга таба да эшләячәген әйтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International