Күп милләтле Татарстан - толерантлык мисалы

2017 елның 6 апреле, пәнҗешәмбе

Үзәк китапханәдә “Аралашу” пенсионер китап укырга яратучылар клубы  ТАССР ның 100 еллыгы уңаеннан “Күп милләтле Татарстан -  толерантлык мисалы” әдәби сәгате үткәрделәр.

Безнең  Татарстан-күп милләтле  республика, барлык милләтләрдә бер гаилә кебек тату яши. Шуңа күрә безнең республикабыз үсә, матурая бара. Бөтен халык үз гореф-гадәтләрен саклап яши.

Алып баручылар  Гөлфия Вәлиуллина һәм Юлия Михайлова чараны ике телдә алып бардылар. Катнашучылар халыкның милли бәйрәмнәре, гореф-гадәтләре турында язган язучылар һәм тарихчылар : К. Фукс, К. Тинчурин, Н. Гогол,А. Пушкин,Ф.Достоевский, Г. Бәширова, Г. Исхакый, Ф. Хөсни,

Г. Ибрагимов, Р. Файзуллин, К. Нәжми әсәрләре турында сөйләделәр  Сабантуй, Сөмбелә, Каравон, Нардуган бәйрәмнәре турында сөйләделәр, викторина сорауларына җавап бирделәр. Әле күптән түгел генә ачылган Халыклар дуслыгы йортына  экскурсия ясадылар. Бина директоры Гөлнур Латыпова  татар, урыс, керәшен мәдәнияте турында сөйләде. Безнең районда яшәүчеләрнең телен, мәдәниятен саклап калу буенча шактый эшләр эшләнә. Алга таба да шулай дәвам итсен иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International