Яңа Чишмә районы прокуратурасы ана капиталы алган гаиләләрнең ана капиталын балаларның торак шартларын яхшыртуына тотуны яклап чыкты

2017 елның 6 апреле, пәнҗешәмбе

Яңа Чишмә районы прокуратурасы ана капиталы сертификаты алучыларның акчаларын законлы файдаланамы-юкмы икәнлеген тикшерде.          Закон буенча ана капиталына алынган торак мәйданы килешү буенча ата-аналар һәм балалар арасында дөрес итеп бүленергә тиеш.          Яңа Чишмә районында 8 гаилә ана капиталы буенча торак алган. Тик алар балигъ булмаган балаларга тиешенчә үз өлешләрен бирмәгәннәр.

         Балаларның торакка хуҗа булуларын дәлилләү өчен прокуратура судка 8 гариза биргән.

     Прокурор  Актлары тикшерү  стадиясендә.

Галимов Р.М. тел. 884348 2-22-43

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International