Яз җитү белән Яңа Чишмә районы төзелеш мәйданчылыкларында эш башланып китте. Ә алар районда шактый. Төзелеш һәм капремонт эшләре республика программалары нигезендә алып барыла.
Агымдагы елда Тубылгытау авылында 100 урынга исәпләнгән күпфункциональ үзәк төзеләчәк. Әлеге вакытка төзелеш буласы урынга : фундамент блоклары, кирпеч, цокол өчен песок, ПГС китерелгән инде. “Бу юл өзелгәнче эшләнелгән эшләр”-, дип сөйли ООО “Төзелеш” подрядчик оешма директоры Хәлим Билданов.
Шул ук оешма эшчеләре район үзәгендәге Чистай урамы 6 ятим балалар өчен салына торган йортның башын ябалар.
-Бу эшне без 1 майга тәмамларга тырышабыз,- ди ООО “Төзелеш” прорабы Фәнис Ахметшин.
Балалар бакчалары һәм авыл җирлеге башкарма комитеты биналарын капиталь ремонтлау буенча да шактый эш башкарылачак. Төзү-монтаж эшләрен ООО «Блокстрой» башкарачак. (директоры Евгений Клюев).
-Бу көннәрдә район буенча дүрт объекта төзүчеләр эшли, Кәтәрин һәм Зирекле авыл җирлеге биналарында тәрәзәләр алыштырылган, откослар ясалган. Бераздан эчен ремонтлый башлаячаклар,- дип әңгәмәне дәвам итте район башкама комитеты җитәкчесе Ринат Габутдинов.
Быел Утяшкино һәм Шахмай балалар бакчаларына капиталь ремонт ясалачак. ( ООО «Блокстрой» башкарачак). Утяшкиноның «Алсу» балалар бакчасында 18 тәрәзә алмаштырылган, откослар куелган,хәзер тышкы якта эш алып барыла. Диварларны җылытып тимер сайдинглар куелачак. Шахмай балалар бакчасы «Ромашка»да 15 тәрәзә алыштырылган, откослар ясалган. Ике балалар бакчасында да янгын сүндерү һәм сак сигнализациясе куелачак, яңа суүткәргечләр, электропровод булачак. Җылы идән ясау да күздә тотыла.
Слобода Черемухово авылында төзелүче яңа ФАП урыны инде әзерләнгән, киләсе атнада төзи башлаячаклар.
-Республика программалары буенча коровникларга капремонт ясала, - дип хәбәр итте район авыл хуҗалыгы бүлеге җитәкчесе Леонид Богомолов. ООО «Игенче» дә 200 башка исәпләнгән сыерлар торагының тулысынча түбәсе алыштырылган, вентиляция шахталары ясалган, КФХ «Ахметвалиева Г.Г.» сыерлар торагында тәрәзәләр алмаштырылган , су эчү өчен җайланмалар куелган. КФХ «Зубов В.С.» 200 башка исәпләнгән сыерлар торагының түбәсе алыштырылып бетә, вентиляция шахталары ясалган.
Җыеп әйткәндә, финанс яктан авыр булса да республика программалары тормышка ашырылуын дәвам итә.