Грант алучы әле яңа гына эш башлап җибәргән шәхси фермер хуҗалыкларын һәм гаилә терлекчелек фермаларының бирелгән акчаны урынлы тоту-тотмауларын тикшерделәр.
ТР Авыл хуҗалыгы Министрлыгының аудит һәм коррупциягә каршы көрәш бүлегенең әйдәп баручы белгече Р.Р.Ибрагимов һәм район авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре белән берлектә шәхси фермер хуҗалыкларын һәм гаилә терлекчелек фермаларының бирелгән грантны урынлы тоту-тотмауларын тикшерделәр. Алар барлыгы 26 кече авыл эшмәкәрләре, 7 эшли башлаган гына фермер хуҗалыклары, 6 гаилә фермасы һәм 17 кече сөтчелек фермасын тикшерделәр. Комиссия эшнең ярыйсы оештырылуын, кайбер кимчелекләр булуын әйтте. Кимчелекләр авыл җирлекләренә җиткерелде һәм тиз арада төзәтергә кирәклеге әйтелде.