2017 нче елның 21 февраленнән 20 мартына кадәр ФГБУ «Роспатриотцентр» һәм җәмгыять хәрәкәтендә катнашучылар белән берлектә Россиякүләм “Җиңү волонтерлары” конкурсын игълан иттеләр. Алар Мәскәүдә һәм Севастопольдә булачак парадка әзерләнүне күздә тотып үткәрелә. Конкурста катнашу өчен 18-30 яшьлек актив гражданнар кирәк. Моның өчен волонтерыпобеды.рф сайтына кереп анкета тутыррга кирәк. Апрель башларында һәр районнан 3 кеше сайлап алыначак.