"Созвездие-Йолдызлык-2017" эстрада фестивале

2017 елның 2 марты, пәнҗешәмбе

28 февральдән бүгенгегә кадәр "Созвездие-Йолдызлык-2017" эстрада фестиваленең  зона этаплары узды. (Сл. Черемухово,  Ленино, һәм Чаллы Башы авылларында). Безнең районның 2 “йолдызчыклары” 200 номер әзерләгәннәр.  Номинацияләр: вокаль ансамбльләр, вокал-соло, хореография,конферанс. Матур  номерлар, җемелдәп торган  костюмнар жюрины әсир итте. Оештыручыларның ныклы әзерлеген һәм тиешенчә каршы алуларын билгеләп үтәсе килә. Район үзәгендә үтүче финалга төрле номинацияләрдән 50 номер сайлап алынды. Иң әйбәтләре 2017 нче елның 16 мартында район данын Норлат шәһәрендә яклаячаклар. Барысына да уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International