Хөрмәтле налог түләүчеләр!
Налог түләү буенча булган бурычларны дәүләт хезмәтләре порталы аша түләү.
Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр өчен түләү порталыннан налог буенча түләүне тикшерү генә түгел , ә бурычны түләү мөмкинлеге дә бар. Бу хезмәт теркәлгән һәркем өчен дә эшли
Налог түләү буенча бурычлы булу- ул налог түләүгә соңга калу. Физик затлар еш кына күчемсез милек, машина һәм җир налогын соңарып түлиләр.
Бурыч турындагы һәм түләү реквизитлары турындагы мәгълүматны Федераль налог хезмәте хәбәр итә