28.02.2017 Яңа Чишмә муниципаль район административ комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Утырышта Шахмай авыл җирлеге территориясендә булган административ хокук бозу турында сүз алып барылды.
Яңа Чишмә муниципаль район административ комиссиясе районның тышкы төзеклеген саклау кагыйдәләренә, авыл җирлекләрендә чисталыкка игътибарлы булырга чакыра. ТР Кодексының 3.6 статьясы нигезендә район һәм аның территориясендә чисталыкны сакламау, тиешсез урынга чүп ташлаган очракта аерым гражданнарга ике меңнән 5 меңгә чаклы, җаваплы кешеләргә 15 меңнән утыз меңгә чаклы,юридик затларга ике йөз меңнән биш йөз меңгә чаклы штраф каралган.
Әгәр дә кисәткәннән соң да хаталар төзәтелмәсә, аерым гражданнарга 3500 дән 5500 сумга кадәр, җаваплы кешегә 30 меңнән 50 меңгә кадәр, юридик затларга 500меңнән миллионга кадәр штраф каралган. Әгәр штрафлар вакытында түләнмәсә Россия Федерациясе (ст.20.25 КоАП РФ), Кодексы нигезендә штраф күләме ике тапкырга арта, яки 15 тәүлеккә төрмәгә утыртыла.