Агымдагы елда безнең республикада төзелеш буенча 20 программа гамәлгә ашырылачак.
Бу программалар безнең районда да эшләячәк. Төзелеш һәм ОАО «Алексеевскдорстрой» алып бара торган юллар салу һәм төзекләндерүгә 500 млн. сум кирәк булачак.
Безнең районда нинди төзелешләр һәм кап ремонт булчак дигән сорау белән Башкарма комитет җитәкчесе Ринат Фасаховка мөрәҗәгать иттек..
-Ринат Рифгатович, безнең районда нинди төзелешләр булачагы бүген билгеледер инде?
-Әйе, нинди төзелеш, кая, нинди бәядә, подрядчиклары кем булуы инде билгеле.
-Кайсы социаль объектлар төзелә һәм ремонтланачак?
- Тубылгы Тауда 100 урынга исәпләнгән күпфункциональ үзәк төзеләчәк, бәясе 13 млн. сум.
Модульле ФАПлар төзелеше дәвам ителәчәк. Агымдагы елда ул Черемухово Бистәсендә төзеләчәк. Смета бәясе 2,7 млн. сум.
Инде ничә ел район авылларында спорт мәйданчыклары төзелә. 2017 елда шундый мәйданчык Петропавловка Бистәсендә һшм Акбүредә төзеләчәк, ә Яңа Чишмәдә 100 кешелек трибуна, чишенү бүлмәсе һәм ясалма каплавыч белән хоккей тартмасы булачак . Бәясе 8 млн. сум.
Капиталь ремонт Шахмай һәм Утяшкино балалар бакчасында ,ДИПИ мунча-кер юуу комплексы, Екатериновка һәм Зирекле авыл җирлеге башкарма комитеты биналарында булачак. РҮХ тә, Яңа Чишмә урта мәктәбе һәм Шахмай МЙ җылыту системалары алыштырылачак.
-Соңгы елларда авыл хуҗалыгына караган объектларга да ремонт ясау буенча төрле программалар бар. Безнең районда бу ничек тора?
-Дөрес, республикадан моңа да ярдәм күрсәтелә. Быел ике сенаж траншеясы, алты каровникка капиталь ремонт үткәреләчәк. (өчесе 100 башка,өчесе 200 башка). Бюджет субсидиясе — 9 млн. сум, калган өлешен фермерлар үзләре түләячәк.Шулай ук райондагы ветоешма бинасына да капремонт каралган.
-Торак йортлар буенча нинди программалар каралган?
-Бү бүлек берничә программаны берләштерә. Күп фатирлы йортларга капремонт ясау программасына Заливная урамындагы №8 һәм 20 йортлар, Ленин урамындагы №35 һәм 46 нчы йорт, Буреев урамындагы №5 йорт керде. Бу йортларның фасады ремонтланачак һәм лектроснабжения системасы төзекләндереләчәк.. Моның өчен4,6 млн.сум акча каралган. .
“Көнбатыш” микрорайонында ятим балалар өчен йортлар төзелеше дәвам итә.
-Коммуналь хезмәтләр өлкәсендә нинди эшләр каралган?
-“Чиста су”программасы буенча Утяшкино, Сөлчәбаш һәм Яңа Чишмәдә суүткәргечләрне төзекләндерү каралган (9 млн. сум).Район үзәгендәге КНСка капремонт каралган ( 8 млн. сум). Красный Октябрьдә 3,8 млн сумлык суүткәргеч төзеләчәк.
2014 елдан Татарстанда урам яктырткычлары кую программасы эшләп килә. Бу быелгы елда да дәвам итәчәк. 11 торак пунктта 2,5 млн сумлык яктырткыч куелачак.
- 2015 елда район үзәгендә парк ясалды, ә 2016 елда фонтан куелды. Быел тагын берәр нәрсә ясалачакмы?
-Әйе, эш дәвам ителәчәк: брусчатка җңеләчәк, яшелләндереләчәк һәм төрле формадагы яктырткычлар куелачак. Моның өчен 8,6 млн. сум каралган.Бу эштә ярдәм итүче ТатРИТЭКнефть» оешмасы.
-Күп ярдәм юл төзелешенә салынган дип уйлыйбыз?
-Билгеле, бу эш өчен 300 млн сум бирелгән. Бу эш күп хезмәт сорый, үзе чыгымлы.
Район эчендәге, район территориясендәге юллар төзекләндереләчәк. Красный Октябрьдә (1км), Бакташта (685м) , Шахмай (1,36км) һәм Чаллы Башында ЩПС җәеләчәк. Район үзәгендә тротуар салыначак.
Барлык программалар халыкның тормыш шартларын яхшырту өчен эшләнә. Районыбыз тагын да матур булачак.
Интервью алучы “Яңа Чишмә хәбәрләре” газетасы хезмәткәре.
“Яңа Чишмә хәбәрләре” газетасы сайты.