2017 нче елның 21 - 25 февралендә Казан шәһәрендә Татарстан Республикасы беренчелегенә бокс ярышлары үтте . Ярышларда ТРнан барлыгы 150 спортчы катнашты. Безнең район данын 4 спортчы яклады.
Биш көн барган көрәштән соң безнең спортчылар чемпион һәм бүләкләнүче булдылар.Болар: Скоков Александр һәм Сөләйманов Раил. Алар 1 урын яуладылар, Карпов Илья бронза медале белән бүләкләнде. Алар 2017 нче елның 10-16 апрелендә үтүче Идел буе ярышларына путевка алдылар. Чара Стәрлетамакта үтәчәк.
Ярыш җиңүчеләре дипломнар , медаль һәм кубклар белән бүләкләнделәр..
ДЮСШ администрациясе егетләрне һәм тренерлары Леонида Юрьевичны җиңүләре белән котлый.