тантанасы узды. Чарада мәртәбәле кунаклар: РФ Дәүләт Думасының биденче чакырылыш депутаты, җиңел атлетика буенча Россия Федерациясе тренеры О.И. Павлова, Татарстан Республикасы яшьләр һәм спорт эшләре буенча министры В.А. Леонов, Татарстан Республикасы кеше хокуклары буенча җаваплы вәкиле С.Х. Сабурская, ТР Дәүләт Советының бишенче чакырылыш депутаты, ОАО "РИТЭК генераль директоры урынбасары М.Г.Хөснетдинов, ТР чаңгы ярышлары һәм биатлон буенча Федерация директоры А.Е. Сабитов, ООО «УК Шешмайол» генераль директор урынбасары Д.Г.Мухаметшин, "Сетевая компания" ачык акционерлык оешмасы филиалы җитәкчесе А.А. Наумов, Аксубай районы башлыгы К.К. Гилманов, ООО "Энергостройсервис» директоры Х.М. Гарифуллин, ООО «ТК-Инвест» компаниясе директоры Т.Г. Кашапов, ООО "Спецстройинвест" генераль директоры Ф.С. Мингалимов катнашты..
Чараны котлау сүзе белән район башлыгы В.М. Козлов ачып җибәрде. Ул төзелеш подрядчигы булган ,Тахаутдиновлар гаиләсенә районыбызда тагын бер зур төзелешне оештырганнары өчен рәхмәт белдерде һәм ООО «ТК-Инвест» коллективына һәм тырыш эшчеләренә рәхмәт хатлары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырды.
Аннан сүз О.И. Павловага бирелде. Ул яңачишмәлеләрне районда шундый зур корылма төзелү белән котлады. Спортта зур уңышларга ирешүебезне, моның өчен барлык мөмкинлеләрнең дә булуы турында әйтеп китте. Аннан соң бүләкләүләргә тотынды. Районда бүләккә тәкъдим ителүчеләр түбәндәгеләр иде: ТР Яңа Чишмә муниципаль районы башлыгы Козлов В. М. , ТР Яңа Чишмә муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе ФасаховР.Р., ТР Яңа Чишмә муниципаль районы башлыгы урынбасары Попкова Н.И., ТР Яңа Чишмә муниципаль районы МВД бүлеге битәкчесе Мордвинов А.М. ,, ТР Яңа Чишмә муниципаль районы яшьләр эшләре һәм спорт, туризм бүлеге җитәкчесе Лаврентьева О.А., ТР Яңа Чишмә муниципаль районы РҮХ баш табибы ВафинР.С., ТР Яңа Чишмә муниципаль районы Ленино урта мәктәбе физкультура укытучысы Сабиров И.Т. , ТР Яңа Чишмә муниципаль районы Тубылгытау төп мәктәбе физкультура укытучысы ГатинР. А. , ТР Яңа Чишмә муниципаль районы Зирекле лицее физкультура укытучысы ГабутдиноваГ.Г.
В.А. Леонов үзенең чыгышында социаль объектлар төзелешенә керткән өлешләре өченТахаутдиновлар гаиләсенә зур рәхмәтен белдерде. Шулай ук ул райлнда спорт белән шөгыльләнү өчен бөтен шартлар тудырылуын,спорт белән шөгыльләнүчеләрнең артуын да билгеләп үтте. Чыгышы ахырында спорт инвентаре алу өчен 50 000 мең сум акча һәм Р.Ш. Тахаутдиновка, ООО «УК «Шешмаойл» компаниясенең генераль директорына, ООО "Энергостройсервис директоры Х.М. Гарифуллинга ", "Сетевая компания" ачык акционерлык оешмасы филиалы җитәкчесе Хусаинов Х.Х., Яңа Чишмә Сөт заводы директоры Бурчин Ф.Т.Яңа Чишмә МР чаңгы федерациясе рәисе Билалов Р.Нга рәхмәт хатлары тапшырды. .
Җылы котлау сүзләре белән С.Х.Сабурская, А.Е. Сабитов, Т.Г. Кашапов та чыгыш ясады..
Тантаналы шартларда ачкыч тапшырганнан соң делегация бина буйлап экскурсияягә чыкты. Бина искиткеч матур, анда юыну, чишенү бүлмәләре, буфет, медкабинет бар. Кирәкле инвентарь сатып алынган, аны бүген үк файдалануга алырга мөмкин.
Яңа Чишмә иҗат мәктәбе укучылары, гимназия һәм урта мәктәбе укучылары катнашында Башкарма комитет урынбасары В.Н. Семеняк җитәкчелегендә бик матур концерт программасы күрсәтелде. Аларга зур рәхмәтебезне белдерәбез. Официаль өлештән соң беренче йөгереш үткәрелде.
Актив ял итәргә яратучыларны чакырып калабыз.