2017 нче елның 26 февралендә район мәдәният йортында үзешчән сәнгатьтә катнашучы ветераннарның «Балкыш» фестивале булды

2017 елның 27 феврале, дүшәмбе

2017 нче елның 26 февралендә район мәдәният йортында үзешчән сәнгатьтә катнашучы ветераннарның «Балкыш» фестивале булды.

Фестиваль үз эченә 4 жанрны алган: аерым җырлау, вокаль ансамбльләр, сәнгатьле сүз һәм бию .  Фестивальдә Яңа Чишмә, Краснооктябрь, Екатериновка, Шахмай, Петропавловский, Ленино, Черёмухово һәм Чув.Чебоксар авыл җирлекләреннән ветераннар катнашты. Үз осталыкларын Утяшкино вокаль коллективы, Яңа Чишмәдән «Селяночка» вокаль ансамбле  ветераннары, Ново-Иванаеводан «Сударушка» вокаль төркеме, Тубылгы Таудан  «Ак калфак»  вокаль ансамбле һәм Черёмухово Бистәсеннән «Зорюшка»  вокаль коллективы күрсәтте.  Шул уңайдан катнашучыларны ветераннар Советы рәисе Скоков Александр Алексеевич котлады,аларга дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырды.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International