Татарстан халкын мөгезле эре терлекләрдә булган күркыныч инфекция турында кисәтәбез.

2017 елның 26 феврале, якшәмбе

Нодулярный дерматит-  мөгезле эре терлекләрдә булган күркыныч инфекция булып санала. Ул  1929 елдан билгеле, ә Рәсәй территориясендә ул 2015 нче елдан гына күренә башлады. 

 

Башта ул Краснодар краенда күренсә, хәзер инде Самара өлкәсендә дә бар. Бу- безнең Татарстан чиге дигән сүз. Тиз арада саклану чаралары күрергә кирәк. 

Нишләргә? 

-документлары булмаган терлекләрне кертмәскә;

-алынган терлекләр, сатылган яисә суелган терлекләр турында  дәүләт ветеренар хезмәтләренә хәбәр итәргә;

-авыраучы терлекләр булган очракта тиз арада хәбәр итәргә.

“Яңа Чишмә хәбәрләре” газетасы сайты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International