Килүчеләр өчен бушлай белен ашау һәм чәй эчү оештырылган иде. Бер үк вакытта ярминкә эшләп торды, яңа ит, балык, кондитер ризыклары, сөт, май сатып алырга мөмкин иде. Балалар өчен туп белән төрле ярышлар үткәрделәр . РМЙ хезмәткәрләре “Кышны озату” тамашасы күрсәтеп, халыкның күңелен күтәрде. Бәйрәм карачкыны яндыру белән төгәлләнде.