«Чиста шәһәр» Яңа Чишмәне тагын да чистарак итәр.

2017 елның 25 феврале, шимбә

1 марттан Яңа Чишмәдән каты  коммуналь калдыкларны чыгару белән Әлмәт шәһәреннән (ТКО)  ООО (җаваплылыгы чикләнгән оешмасы) «Чиста шәһәр » оешмасы шөгыльләнәчәк..

 

Бу оешма каты калдыкларны чыгара башлау белән нәрсә үзгәрә, шул турыды оешма җитәкчесе  Марат МИНИХАНОВ белән сөйләштек..

-Марат Асхатович, сезнең оешма турында Әлмәт шәһәрендә яшәүчеләр мактап сөйлиләр, ә Яңа Чишмәдә сез нәрсәләр эшләячәксез? 

-Иң беренче чиратта каты калдыкларны чыгару буенча сыйфатлы эш алып барачакбыз. Билгеле инде без район җитәкчелеге, экологлар һәм район халкы белән эшебезне бердәм сөйләшү нәтиҗәсендә оештырырга уйлыйбыз. 

Без калдыкларны  бүлеп җыячакбыз. Полиэтилен  һәм пластик шешәләр; макулатура; кулланылмый торган батарейкалар өчен аерым  контейнерлар куячакбыз. Бу башка илләрдә күптән шулай эшләнә, шул исәптән безнең Әлмәт шәһәрендә дә. Бу балаларны чисталыкка өйрәтү өчен дә зур эш булачак. Контейнерлар матур, санитар-эпидемиологик таләпләргә җавап бирерлек аяк педале белән эшли торган булачак..

-Ничә  евроконтейнер урнаштырылачак?

- 1-2 ай эчендә без калай  контейнерларны  евроконтейнерларга алмаштырачакбыз. Алар шул ук урыннарда калачаклар, алга таба район җитәкчелеге белән килешеп аларның санын арттырырга да мөмкин булачак

-Без халык киңәшен тотып эшләячәкбез. Шуңа күрә өстәмә  контейнерлар кую, урыннын үзгәртү турында безгә мөрәҗәгать итә аласыз.

-Күп яңачишмәлене ТКО өчен бәяләрнең арту-артмавы кызыксындырадыр.

-Тариф шул ук калачак.  Счета-квитанция шулай ук  ООО «Бердәм хисап үзәге» аша киләчәк. Түләү буенча аңлашылмаучылык килеп чыкмас дип уйлыйбыз..

-Марат Асхатович,  «Чиста шәһәр» каты калдыкларны район авылларыннан да җыярмы?

-Әйе, апрель аеннан авыллардан да җыярга планлаштырабыз.  2017 елда эшчәнлегебезне тагын да киңәйтәчәкбез. Бу бит чисталык кына түгел, ә кемнәргәдер эш урыннары булдыру дигән сүз дә. 

Яңа Чишмә- матур һәм төзек район үзәге. Без киләчәктә аның тагын да матур, чиста булуын тәэмин итәчәкбез.

Реклама хокукында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International