Картлар интернат-йортында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан “Ягез әле, егетләр” конкурсы үткәрелде.

2017 елның 22 феврале, чәршәмбе

  Картлар интернат-йортында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан “Ягез әле, егетләр” конкурсы үткәрелде.

Катнашучы бабайлар үзләренең яшь чакларын искә төшерделәр һәм зур горурлык белән Мустафина Г.Ф. һәм Вафина З.Ю  әзерләгән биремнәрне үтәп чыктылар. “Баһадирлар көрәше” конкурсында кул көрәштерделәр, пешекчеләр конкурсында кемнең оста итеп бәрәңге арчуын һәм борщ пешерү өчен нәрсә кирәген санап чыктылар.  Блиц-турнир үткәреп белемле ир-егетне ачыкладылар.   Тагын “”Машина йөртүче”, “Төз атучы”, “Шар кабартабыз” конкурслары үткәрделәр. Тамашачылар алрны көчле алкышладылар. Кичә ахырында Скрипник П.З.  «Яблочко» биюен башкарды. Шилова Наталья Васильевна  катнашучыларны   бәйрәм белән котлады, ир-егетләргә бүләкләр тапшырды.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International