«Май язу бәйрәмендә күңел ачтылар һәм белен белән сыйландылар»

2017 елның 22 феврале, чәршәмбе

Район үзәк китапхагәсе залында “Аралашу” пенсионерлар клубына йөрүчеләр белән “Май язу” бәйрәмен бәйрәм итү инде күркәм  традициягә әйләнде. .

      Китапханә хезмәткәрләре аларга бу бәйрәмнең тарихы, ничек бәйрәм итүләре турында, бәйрәмнең иң зур сые-белен булуын да әйтеп киттеләр.     Сөйләшү җырлар белән  аралашып барды. Бәйрәм турында электрон презентация әм китап күргәзмәсе  бәйрәмне тагын да ямьләде. Белен конкурсы үткәрелде, тик җиңүчене генә билгеләп булмады, барысы да үзенчәлекле беленнәр пешереп килгән иде. Бәйрәм ахырында барысы бергәләп чәй эчтеләр. Күтәренке кәеф белән өйләренә таралдылар.       

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International