“Туган телем, киңдер сиңа күңел түрем!”

2017 елның 22 феврале, чәршәмбе

                       “Туган телем, киңдер сиңа күңел түрем!”                                                   

 

     Район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре “Халыкара туган тел” көне уңаеннан Яңа Чишмә урта мәктәбе укучылары белән дәрес үткәрделәр

   Алып баручылар туган телебезнең кирәкле, кадерле булуы турында сөйләделәр. Әгәр тел булмаса халык та булмый, туган телне күз каарасы кебек сакларга кирәклеге турында киңәшләр бирделәр.   

Тел кешене тәрбияли, белемле итә. Башка халыкларның телен хөрмәт иткәндә илебездә һәрвакыт тынычлык булачак.    

Чара ике телдә : руч һәм татар телләрендә алып барылды. Балалар шагыйрьләрнең шигырьләрен сөйләделәр, төрле иҗади биремнәр үтәделәр. Викторина сорауларына җавап бирделәр.

Чарада “Тел-аралашу чарасы” темасына  электрон презентация күрсәтелде , китап күргәзмәсендәге китапларга аңлатмалар бирелде.  Дәрес Тукайның “Туган тел” җыры белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International