Сораулар һәм җаваплар буенча кайнар элемтә.

2017 елның 22 феврале, чәршәмбе

Күптән түгел Татарстан Росреестры кайнар элемтә үткәрде. Сезне шуннан алынган кайбер сораулар белән таныштырабыз. Алар сезгә аңлашылмаучылык килеп чыкканда файда китерергә мөмкин.    

-Минем ШЯХ оештыру өчен алган җирем бар, әгәр мин билгеләнгән  ШЯХ ны оештырмыйча, анда машина юуу урыны ясасам, җиремне файдалануга алдан алган  килешүне үзгәртергәме? (Арча районы).

Әйе, әгәр сез үз җирегездә коммерция белән шөгыльләнү өчен бүтән бина төзисез икән, килешүне үзгәртергә тиешсез. Моның өчен сезгә Арча МР башкарма комитетына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Комиссия карап эшне хәл итәчәк.

- Безнең АҖ территориясендә кулланылмаучы  карьер бар.  Аны шул авыл җирлеге юлларын төзекләндерүгә файдаланырга мөмкинме.  Кагыйдәне бозган очракта нинди җәза каралган? (Арча районы).

-Авыл хуҗалыгы территориясенә урнашкан участоктан грунтны алып, файдалы казылмаларын алу тыела.  Моның өчен ст. 8.8 КоАП РФ буенча  административ җаваплылыкка тортырга мөмкиннәр. Гражданнарга 10 меңнән 20 меңгә кадәр, җитәкчеләргә 20 дән 50 меңгә кадәр,    юридик затларга -  100  дән 200  мең сумга кадәр штраф т салынырга мөмкин.

- Безнең участок янында зур булмаган  территория бар. Без аны күп еллардан бирле чистартып, карап торабыз. Бу җирне без башкалар чүп ташламасын дип яисә читләр кермәсен дип койма белән тотып куя алабызмы?   (Арча районы).

-Әгәр бу җир өчен сезнең документларыгыз юк икән , тотып куйган очракта сез җирне рәсмиләштерү законын бозган дип саналачаксыз.

-Минем күршем законсыз җир участогын файдаланган өчен штрафка тартылды, тик һаман да койманы күчерми ТР Россреестры Идарәсе моны үзгәртә аламы?  (Тукай районы).

- Күршегезгә билгеләнгән вакытка койманы алырга дигән язу бирелә, әгәр ул шул вакыт аралыгында койманы алмаса сез аны судка бирә аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International