Зирекле авылы китапханәсендә “Туган тел” көне.

2017 елның 21 феврале, сишәмбе

Зирекле авыл китапханәсе һәм  (китапханәче Низамиева Кадрия Галяутдиновна) халык иҗаты һәм көнкүреше музее бергәләп Тел көненә багышланган   «Туган телем-иркә гөлем» кичәсе үткәрделәр. Чарага Зирекле  лицееның башлангыч сыйныф укучылары килде. Алар килүгә китапханәдә татар теленә багышланган күргәзмә ясап куйганнар иде.

            Сценарийны Кадрия Низамиева төзеде. Ул балаларга туган телнең әни кебек, туган җир кебек үк кадерле булуы турында сөйләде. Балаларга мәкальнең бер өлешен бирде, ә алар икенче өлешен үзләре эзләп таптылар. Укучылар Тукайның тел, туган як турында язган шигырьләрен сәнгатьле сөйләделәр.    Чыгыш ясаучы һәр балага музей җитәкчесе Мидхәт Газыймов райондашыбыз Лилия Фәттахованың  «Танырсыңмы» китабын бүләк итте. Ул телгә мәхәббәт гаиләдән башлануын әйтте.         Әгәр без телне онытсак, безнең туган телебез дә 1917 нче елга кадәр югалган 150 тел кебек юкка чыгачак.  . Бәйрәмдә  25 кеше катнашты. .

          Мидхәт Газымов музей директоры                                                                                        

      21.02.17г. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International