Февральдә яңачишмәлеләр январь ае өчен утка түли алмыйча тордылар.
Утка-газга вакытында түләүчеләр борчылдылар, аларның бер дә бурычлы булып каласы килмәде.
Тоткарлауның сәбәбе нидә соң?
АО «Татэнергосбыт» хәбәр итүенчә, 2017 нче елның 1 февраленнән ут өчен түләү квитанцияләрен яңа оешма ЗАО «Издательский дом «Экстра-Балт» аша таратачак. (элек ФГУП «Почта России»аша таратыла иде.).
Тоткарлау шуның белән бәйләнгән.
Хәбәр итәбез, квитанцияне почта бүлегендә, теләсә-кайсы банкта, банкомат һәм банк терминалы, АО «Татэнергосбыт» офисы кассаларында түләргә мөмкин.