2017нче елның 16 февралендә Аксубайда “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты” республика конкурсының зона туры узды.

2017 елның 17 феврале, җомга

2017нче елның 16 февралендә  Аксубайда “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты” республика конкурсының зона  туры узды.

Бу  зонада сигез районнан 28 конкурсант катнашты. Катнашучылар Аксубай, Алексеевск, Әлки,  Чистай, Норлат, Спас, Чирмешән һәм Яңа Чишмә районнарыннан.  

Безнең районнан катнашучылар:

“Хатын-кыз- Ана” номинациясендә  Чув. Чебоксар авылыннан күпбалалы ана    " Носкова Венера Руслановна. Ул 7 бала тәрбияләп үстерә, аның ике дәүләт бүләге  « Ана даны” медале һәм “Икенче дәрәҗә Ана даны” медале белән бүләкләнгән.

  “Өченче яшь героинясы” номинациясендә Чаллы Башы авылыннан Вафина Фирдәүә Максумовна. Аның педагогик  стажы 35 ел,  2000 елдан ул лаеклы ялда. Шулай да ул авылының мәдәни тормышында актив катнаша, “Талир тәнкә” ансамбле солисты.

“”Минем һөнәрем-минем язмышым”  номинациясендә Яңа Иванай авылыннан Сударкина Наталья Николаевна катнашты. Аның педагогик стажы  22 ел, аның укучылары төрле конкурсларда, олимпиадаларда актив катнашалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International