ТР УГИБДД МВД башлыгы Р.А. Ибрагимов катнашкан комиссия утырышында Яңа Чишмә районында юл йөрү кагыйдәләре куркынычсызлыгы турында сөйләштеләр.

2017 елның 17 феврале, җомга

Юл йөрү кагыйдәләре куркынычсызлыгын тикшерү комиссиясе утырышында юл йөрү кагыйдәләрен үтәүне көчәйтү  муниципаль программасының үтәлеше турында сөйләштеләр 

Киңәшмәне Башкарма комитет җитәкчесе Ринат Фасахов үткәрде.. Киңәшмәдә ТР ГИБДД МВД идарәсе башлыгы Рустам Ибрагимов катнашты..

Ринат Фасахов БДД программасы үтәлеше турында мәгълүмат бирде. 2016 нчы елда юл йөрү куркынычсызлыгын булдырмас өчен районда шактый эш эшләнгән. 1,5 км асфасфальт юл салынган,  6,2 км юл салынган , аңа  ЩПС сибелгән, юлларда  136 яктырткыч куелган, урамнарда ясалма калкулыклар җәелгән. Кыш көне дә юлларны карап, чистартып торалар.

Чыгыш ясаучылар мәктәп яннарында җәяүле сукмагы ясалу, юлларга 260 юл билгесе куелу, Ленино авылы янындагы күперне төзекләндереп бетерү турында сөйләделәр. Болар барысы да юл йөрү куркынычсызлыгын булдырмас өчен эшләнгән.

Шул ук вакытта кимчелекләр дә бар. Район үзәгендә Объездная (Әйләнгеч) урамында яктырткычлар һаман куелмаган. Яңа Чишмә  —  Черемухов һәм Яңа Чишмә  — Сл. Архангельск юлына керүче  Н.П. Лебедкага кадәр юл салынмаган. Мәктәп автобусларын да яңартасы бар.  

Киләчәккә кайбер эшләр планлаштырылды. Юллардагы чокырларны “ямау”, чатларга күзәткеч 5 камера кую, ясалма калкулыклар төзү, юл кырыйларына юл билгеләре кую, Яңа Чишмә гимназиясе һәм “Алтын ачкыч” балалар бакчасы янында җәяүле сукмагы ясау.

Киңәшмәдә тагын район ОГИБДД башлыгы Евгений Михайлов чыгыш ясады. Ул 2016 нчы елда юлдагы аварияләр турында сөйләде. Аварияләр 2015 нче ел белән чагыштырганда кимегән, 70 машина йөртүченең йөртү танклыыгын алганнар. Һәрдаим “Игътибар! Балалар!” , «Зебра», “Шәфкатьле машина йөртүче” акцияләре уздырыла.    

Мәктәп укучылары арасында юл йөрү кагыйдәләрен үтәү куркынычсызлыгы турында РОО җитәкчесе урынбасары Гөлфия Сираева сөйләде. Һәр мәктәптә юл йөрү кагыйдәләре куркынычсызлыгы паспорты бар, мәктәп автобуслары һәр вакыт тикшереп торыла, шул темага дәресләр уздырыла. 

Шул ук вакытта һәр балада төнлә яктырткыч куелган кием булдыру һәм мәктәп автобусларына  ГЛОНАСС-112 куелу буенча сораулар каралды.    Бу эшләр һәр директорның көндәлек эшенә кертелергә тиеш.  

Рөстәм Ибраһимов үз чыгышында Яңа Чишмә районында юл йөрү кагыйдәләрен үтәү буенча күп эш эшләнүен әйтеп китте һәм моның аварияләрнең аз булуында да роле зур булуын билгеләп үтте.  Шулай ук юл йөрү куркынычсызлыгына караган  бюджет акчасын тиешле максатларда кулланырга кирәклегенә басым ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International