БДИ турында белмәгән укучы яисә ата-аналар юктыр бүгенге көндә.
Имтихан кертелә башлаган елларда барысы да аны үзенчәлекле, аңлаешсыз дип кабул итсә, бүген инде моңа укучылар гадәти имтиханга караган кебек карый башладылар. Бу- мәктәпләрдә ел буе әзерелек эшләре эшләтү нәтиҗәсе. БДИ һәр елны үзгәреп тора.
Укучылар һәм ата-аналар белергә тиешле нинди яңалыклар булды соң быел? БДИ ны алдан бирү 23 нче марттан 14 апрельгә кадәр мөмкин булачак. Төп бирү вакыты 29 майдан 1 июлгә кадәр, өстәмә бирү вакыты 5-16 сентябрьгә кадәр.
Экзамен сәг 10.00да башлана. Оештыручылар инструктаж үткәрәләр һәм имтихан тәртибе белән таныштыралар. Әгәр укучы имтиханга соңга калса ул имтиханга кертелә, тик эшләү вакыты гына озайтылмый, аның өчен генә инструктаж да үткәрелми
Әгәр имтихан бирүче авыру сәбәпле имтиханнан иртәрәк чыга икән, мед хезмәткәр һәм имтиханны оештыручы белән бергә акт төзелә. Өстәмә көндә табиб биргән белешмә белән имтиханга керә. Әгәр укучы мәҗбүри имтиханның берәрсен түбән баллга бирә икән, ул кабат өстәмә көнне килеп имтихан бирә ала. Әгәр дә укучы мәҗбүри имтиханнарның икесен дә түбән баллга бирә икән, ул БДИ имтиханын киләсе елда гына бирә алачак. Ул аттестат урынына белешмә генә алып чыга. Бу уку елында өстәмә имтиханга кертелми.
2017 елда КИМ эшләрендә үзгәрешләр:
Рус, математика, география, информатика ИКТ предметлары буенча КИМнарда аерым зур үзгәрешләр юк.