Бүген, 15 февральдә, бөтен ил Совет гаскәрләрен Әфган җиреннән чыгаруның 28 еллыгын билгеләп үтә. Нәкъ шул көнне 1989 нчы елда Совет гаскәрләренең соңгы колоннасы Дуслык күпереннән чыгып, Әфган җире белән хушлаштылар
15 февраль - cугышчы-интернационалистлар алдында рәхмәт сүзләребезне белдерә торган көн. Бүген без сугышта улларын, ирләрен, абыйларын югалтканнарның тирән кайгысын уртаклашабыз
Бүген безнең районда шушы көнгә багышланган митинг булды. Сугышчы– интернационалистлар алдында котлау сүзе белән район башлыгы урынбасары Н.И. Попкова, районның Әфган сугышы ветераннары оешмасы рәисе– В.Н. Калмыков чыкты. Ул үз чыгышында бу куркыныч сугышның күпме кешеләрнең йөрәгенә яра салуы турында әйтеп китте. Шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Яшьләр җәмәгать палатасы рәисе Ильдар Суфияровта үз котлауларын, теләкләрен җиткерде.
Яуда башларын салганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар, ахырдан һәйкәлгә венок һәм чәчәкләр салдылар.
Район мәктәпләрендә Совет гаскәрләрен Әфган җиреннән чыгаруның 28 еллыгы уңаннан Батырлык дәресләре үткәрелде.
Сәг 14.00 Яңа Иванай мәдәният йортында килгән кунакларны чәй эчерделәр һәм аларга концерт программасы күрсәттеләр