Аны туган көне белән котларга район башлыгы Вячеслав Козлов ,район авылхуҗалыгы идарәсе җашлыгы Леонид Богомолов һәм КФХ җитәкчесе Владимир Зубов килде..
Ул бөтен гомере буена Красный Октябрь авылында терлекчелектә эшләгән. Лаеклы ялга чыккач та бер көн дә өйдә утырмыйча эшчәнлеген дәвам иткән. Менә инде ун ел ул «Зубов В.С.» КФХасында бозау караучы булып эшли.
-Мин терлекләрсез яши алмыйм, аеруча да яшь бозауларны яратам. Мин алар белән сөйләшәм, сыйпыйм,- ди ул.
Бозаулар рационы бик бай: у телят ( 3 - 6 айлыклар) әйбәт печән, силос, фураждан тәмле ботка. Анна Федоровна ботканы үзе пешерә, өч тапкыр асларын чистарта, эчерә әм ашата. Кирәксә дәвалый да.
-Мин аның группасында бозаулар саны кимегәнен күргәнем юк ,- ди Владимир Зубов. –Бүген аның группасында 60 бозау, ә ул тагын 20не өстәргә куша. Без аңа өстәячәкбез. Аның бозаулары көнгә 1 кг арта.
Район башлыгы Вячеслав Козлов Анна Федоровнаны туган көне белән котлады һәм терлекчелекнең уңышы шундый тырыш кешеләрнең тырышлыгы дип бәяләде. Хуҗалык җитәкчеләренә мондый эшчеләрне кайгыртырга, тиешле эш хакы түләргә кирәклегенә басым ясады. Ул Анна Кузнецованы туган көне белән котлап, чәчәк букеты һәм кыйммәтле бүләк тапшырды. Хезмәттәшләре дә аны чын күңелдән туган көне белән котладылар.
-Рәхмәт котлавыгызга, сәламәтлегем булганда эшлим әле, мин өйдә эшсез утыра алмыйм,- дип сүзен төгәлләде ул.
“Яңа Чишмә хәбәрләре” газетасы сайты.