Бүген УСЗ "Олимп" базасында Яңа Чишмә муниципаль районы Советы Яшьләр парламентының IV утырышы булды.
Киңәшмәдә Яңа Чишмә муниципаль районы башлыгы урынбасары Надежда Попкова, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Яшьләр җәмәгать палатасы рәисе Ильдар Суфияров катнашты. Яшьләр парламентының IV утырышы алдыннан Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Яшьләр җәмәгать палатасы рәисе Ильдар Суфияров Әфганстан җиреннән безнең гаскәрләрне чыгаруга 28 ел уңаеннан үткәрелгән митингта булды . Аннан соң спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше комиссиясе рәисе Андрей Абрамов спорткомплексларны күрсәтеп, райондагы спорт белән бәйле чаралар, спортның үсеше турында сөйләде. Яшьләр парламентының IV утырышында парламент рәисе Иванова Ирина парламентның 2016 нче елгы эшчәнлеге турында сөйләде, 2017 нче елга бурычлар билгеләделәр. Шулай ук киңәшмәдә “Яшьләргә район башлыгы премиясе” булдыру инициативасы әйтелде. Киңәшмә ахырында Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Яшьләр җәмәгать палатасы рәисе Ильдар Суфияров Яңа Чишмә муниципаль районы Советы Яшьләр парламенты эшчәнлеген яхшы эшчәнлек дип бәяләде.