13 февральдә Яңа Чишмә гимназиясенең актлар залында район мәктәпләре җитәкчеләренең Департамент тикшерүе буенча киңәшмәсе булды. Киңәшмәне район башлыгы В.М.Козлов алып барды. Киңәшмәдә тикшерү нәтиҗәләре буенча МОиН РТ тикшерү һәм контроль буенча Департамент җитәкчесе Г.З. Габдрахманова чыгыш ясады. Киңәшмә ахырында департамент хезмәткәрләре, ИРО укытучылары һәм экспертлар укытучылар өчен семинар үткәрделәр.