Үткән атнада ЮХИДИ хезмәткәрләре исерек килеш машина йөртүче биш кешене тоткарладылар, алар барысы да Яңа Чишмә районыныкы.
8 февральдә район үзәгеннән ике тракторчы: 30-яшьлек гр.Х. һәм 51- яшьлек гр. С. МТЗ-50 тракторында район үзәгеннән Архангельский Бистәсенә таба хәрәкәт иткәннәр. Икесе дә исерек булганнар, аларны ЮХИДИ хезмәткәрләре туктаткан.
10 февральдә 41- яшьлек Сл. Черемухово кешесе О. ВАЗ-2112 машинасы белән исерек килеш идарә иткән һәм ЮХИДИ хезмәткәрләренә эләккән.
11 февральдә 30- яшьлек Архангельск Бистәсе гр. У. ВАЗ-2112 машинасында авыл буйлап йөргән.
Шул ук көнне ЮХИДИ хезмәткәрләре 44- яшьлек район үзәгендә яшәүче гр. П. «Киа-Рио» машинасында Яңа Чишмәдән Андреевка авылына барырга уйлаган.
Нәтиҗәсе барысы өчен дә аянычлы: 30 мең күләмендә штраф һәм ел ярымга йөртү таныклыгыннан “колак кагу” .
“Яңа Чишмә хәбәрләре “ газетасы сайты.