Көзге –кышкы көннәрдә янгын чыгу куркынычы бермә-бер арта.

2016 елның 4 сентябре, якшәмбе

Көз җитү белән  шәхси йортларның бакчаларыннан төтен күтәрелүне күзәтергә мөмкин. Димәк, кешеләр кышкыга әзерләнә: бакчадагы чүп-чарны яндыра. Бу тиз дә очсыз да, каядыр барасы да юк. Тик яндыручылар бер нәрсәне истән чыгаралар: алар һаваны агулыйлар һәм янгын чыгу куркынычын арттыралар.  Тикшерүләр күрсәткәнчә, көз айларындагы янгыннар саны май аеннан гына бераз калыша, ә башка айларга караганда күбрәк тә. Бу янгыннар күбрәк шәхси хуҗалыкларда килеп чыга, урамдагы башка күршеләренә дә куркыныч тудыра.

Йортлардагы мичләрнең төзек булмавы да янгын чыгуга сзбәп. Шуңа күрә көздән үк мичләрне карарга, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә кирәк. Электр җылыткычлары белән сак эш итәргә, морҗаларны тикшереп торырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International