15-16 мартта Чирмешәндә «Созвездие – Йолдызлык 2016» эстрада сәнгате телевизион яшьләр фестиваленең зона туры булып узды

2016 елның 17 марты, пәнҗешәмбе

15-16 мартта Чирмешәндә  «Созвездие – Йолдызлык 2016» эстрада сәнгате  телевизион яшьләр фестиваленең зона туры булып узды. Фестивальдә Норлат, Яңа Чишмә, Аксубай, Чирмешән,  Алексеевск, Әлки, Спас, Чистай районнарыннан килгән яшь артистлар катнашты. 16 сы көнне үткән сайлап алу турында жюри әгъзалары 11-15 апрельдә Казанда узачак суперфиналда катнашучылар игълан ителде. Безнең районнан суперфиналда: Ялилова Әдилә – 3- урын, Мазманян Каринэ – 2- урын (вокал-соло 2- кече группа), Адиева Альбина – 3 урын, Кадырова Айсылу – 2 урын (вокал-соло ур. группа), «Родничок» вокаль ансамбле - 1 урын (ур. группа), «Шешминка» хореографик ансамбле («Солнечное сияние” төркеме) –жюридан махсус чакыру һәм  «Шешминка» хореографик ансамбле («Каскат» төркеме) – 3 урын. Җиңүчеләрне уңышлары белән котлыйбыз һәм суперфиналда уңышлар телибез!

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International