14 февральдә Яңа Иванай АМЙ “Сударушка” вокаль группасының 30 еллыгына багышланган иҗат кичәсе булып узды. Бу кичтә тантананың “геройларына” бик күп җылы сүзләр әйтелде: Килеева Надежда Владимировнага, Мишагина Валентина Ивановнага, Шахмаева Валентина Михайловнага, Киселева Лидия Ивановнага, Трифонова Наталья Михайловнага, Карташова Наталья Петровнага, Савельева Валентина Андреевнага, Самсонова Светлана Сергеевнага, Киселев Юрий Сергеевичка, Никонов Юрий Михайловичка. Вокаль группаны юбилее белән котлап район мәдәният бүлеге начальнигы Филиппова Анастасия Николаевна, Үзәкләштерелгән клуб системасы директоры Зыкова Надежда Михайловна чыгыш ясадылар. Ансамбльнең моңлы җырлары белән тулы концерт 2 сәгать дәвам итте һәм тамашачылар күҗелендә онытылмаслык хатирәләр калдырды.