Управление Росреестра по Республике Татарстан продолжает серию статей по наиболее актуальным темам ведомства. Күпчелек гражданнар күчемсез милекне кадастр исәбенә кую яки милеккә хокукны теркәү – катлаулы һәм күп вакыт ала дип уйлыйлар һәм арадашчыларга мөрәҗәгать итәләр һәм аларның хезмәте өчен артык акча сарыф итәләр. Росреестрның электрон хезмәтләре – бу оешманың хезмәтләрен арадашчыларсыз турыдан –туры алу мөмкинлеге.
2014 елда Росреестрның рәсми порталы www.rosreestr.ru үзгәртелде һәм электрон хезмәтләрне портал аша башкару мөмкинлеге аңлаешлырак һәм җайлырак була башлады. Порталда һәр хезмәтне алуның инструкциясе, бәясе һәм башкарылу вакыты язылган.
Портал хезмәтләрне алу мөмкинлеген генә биреп калмый, ә белгечләргә кабул ителү өчен алдан язылу, үзеңнең гаризаңның статусын карап тору,төрле мәгъләматлар алу мөмкинлеген дә, барлыгы 30 дан артык электрон сервистан куллану мөмкинлеген бирә.