Яңа Чишмә муниципаль районында «Созвездие – Йолдызлык 2016» XVI ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең зона турлары башланды. Черемухово, Шахмай, Ленино авылларында сайлау турлары 10-12 февральдә үтәчәк.
Фестиваль «Вокал-соло», «Вокаль ансамбльләр», «Хореография», «Конферанс» номинацияләре буенча үтә. Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, фестиваль ТР Президенты Рөстәм Миннеханов патронажлыгында үтә.